- оя
- 1. Кош-кортның, җәнлекләрнең ышыкланып яшәү, йомырка салу һәм бала чыгару өчен ясалган, җайлаштырылган яки кеше тарафыннан эшләнгән урыны 2. күч. Яшәгән, торган җир: гаилә, йорт 3. күч. Явыз максатлар белән җыела, туплана торган яшерен урын, оешма. Дошман урнашкан, яшәгән урын 5. күч. Кем яки нәрсәләр бик күп тупланган, яшәгән, үскән урын каен җиләк оясы. Бер тирәдә тупланып, укмашып үскән үсемлекләр төркеме Бер оя шомырт 6. лингв. Бер тамырга яки бердәй мәгънәгә караган сүзләр төркеме синонимик оялар 7. Нәр. б. урнаштыру, салу, хәрәкәтләндерү өчен махсус эшләнгән уенты, тишек һ. б. капка күчәре оясы 8. Үсемлек орлыгын туфракка чәчү, үрентесен утырту өчен чокырландырып куелган урын кыяр оясы 10. күч. Нәр. б. чыганагы, киң таралган, хөкем сөргән җире
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.